Дөньяның иң биек нокталары

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөньяның иң биек нокталары

Дөньяның иң биек нокталары

Бүген - Халыкара таулар көне. Дуслар, дөньядагы иң биек тауларны беләсезме?

1. Пунчак-Джая тавы - Индонезиянең Яңа Гвинея утравында урнашкан. Аның биеклеге – 4 мең 884 метр. Татарчага тәрҗемә иткәндә “Җиңү биеклеге” дигәнне аңлата.  Беренче тапкыр бу тауга өч австрияле 1962 елда менә.

1.jpg

2. Эльбрус тавы - Россия һәм Грузия чигендә, Кавказ тауларында урнашкан. Беренче тапкыр Эльбрус тавы башына 1829 елның 10 июлендә менәләр.

2.jpg

3. Антарктиданың иң биек тавы - Винсон массивы. Ул Элсуорт тавының бер өлеше булып тора. Массивның иң биек ноктасы ‒ 4 мең 892 метр, озынлыгы - 21 километр, киңлеге - 13 чакрым. Беренче тапкыр бу биеклекне 1966 елда яулыйлар.

3.jpg

4. Килиманджаро - Африкадагы иң биек тау. Биеклеге - 5 мең 898 метр. Беренче тапкыр аңа 1889 елның 6 октябрендә иң яшь альпинист, 7 яшьлек Китс Бойд менә.

4.jpg

5. Мак-Кинли тавы - Аляскада, Төньяк Америкада урнашкан. Аның биеклеге – 6 мең 194 метр. Тауга исем АКШ президенты Уильям Мак-Кинли хөрмәтенә кушылган. Иң беренче булып бу биеклеккә 1913 елның 7 июнендә Америка альпинистлары күтәрелә.

5.jpg

6. Дөньядагы иң биек тау исә – Эверест. Биеклеге 8 мең 848 метр булган бу тауны Джомолунгма дип тә атыйлар. Эверестка беренче тапкыр 1953 елның 29 маенда Эдмунд Хилари һәм Тенинг Норгей менә. Ә менә Аппа исемле альпинист Эверестка 21 тапкыр күтәрелә.

6.jpg

7. Көньяк Американың иң биек тавы – Аконкагуа - Аргентинада урнашкан. Аның биеклеге - 6 мең 959 метр.

7.jpg

Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды





Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...