19 Июнь 2024
«ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концертлары тамашачыларның күңелен яулавын дәвам итә. Бүгенге концерт исә «Московский» мәдәният үзәгендә узды! Нәни дусларыбызга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде!
Концерт буена берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде. «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының онытылмас чыгышлары, беренче татар балалар каналының яраткан персонажлары белән аралашу шатлыгы, истәлекле бүләкләр – барысы да балаларның күңеленә хуш килде. Тамашачыларыбыз белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек!
Комментарийлар: