Бүген Казаныбызда Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан оештырылган күркәм чара узды.
Г.Камал исемендәге Яңа театр бинасында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырылган проектлар Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Марат Готов улы Әхмәтовка һәм килгән мөхтәрәм кунакларга тәкъдим ителде.
Чара кысаларында «ШАЯН ТВ» телеканалы балалары катнашында рэп-перформанс тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар өчен татар теленә өйрәтүче гамәлгә ашырылган проектларның кыскача мультимедияле презентациясе күрсәтелде. Кунаклар проектларның төп нәтиҗәләре белән дә таныша алды.
Безнең балаларның чыгышы һәркемгә күңелле хисләр һәм дәрт өстәде!
Туган тел көне уңаеннан шулкадәр күп кеше җыелды. Чара һәркемдә онытылмас тәэсир калдырды!
Комментарийлар: