7 Июнь 2024
Июнь аенда Татарстанлыларны кыскартылган эш атнасы көтә. 12 июньдә, Россия үзенең төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үткән көн - рәсми рәвештә ял көне булачак. Бу уңайдан 10 июньнән 14 июньгә кадәр булган эш атнасы дүрт көнлек булачак. 11 июньдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия көне - РФ дәүләт бәйрәме.1990 елның 12 июнендә РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн. Бәйрәм 1992 елда гамәлгә керә.
Комментарийлар: