23 Февраль 2023
Барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм.
Ватан - ул бик гомумиләштерелгән сүз. Әлеге сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип, кадерле ир-атларга дәшәбез.
Ил алдында булган җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, Ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, һәрбер эшегездә бары тик уңышлар телибез!
Комментарийлар: