23 Апрель 2025
23 апрель — ул гадәти генә көн түгел. Бу — китаплар яратучылар өчен чын бәйрәм! Бүген Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне билгеләп үтелә. Ни өчен бу көн мөһим соң? Чөнки китаплар — ул маҗаралар, серләр һәм тылсымнар дөньясына илтүче ачкычлар!
Күз алдыңа китер: син өйдә утырасың, ә каршыңда бер китап. Гади генә кебек, тик укый башлау белән — син инде джунглиләрдә, пиратлар белән хәзинә эзлисең, яисә инопланетяннар белән дуслашасың. Китаплар — безне башка дөньяларга алып китә торган могҗизалы порталлар!
Кызыклы факт: 23 апрель — бөек язучылар, мәсәлән, Уильям Шекспир туган көн. Шуңа күрә дә ЮНЕСКО бу көнне китапларны һәм аларны иҗат итүчеләрне искә алу көне итеп билгеләгән.
Ә син беләсеңме: һәркем язучы була ала! Син дә! Әгәр синең фантазияң бар икән, һәм син кызыклы хәлләр турында сөйләргә яратсаң — кулга каләм белән дәфтәр ал да, яза башла!
Бу көнне яраткан китабыңны котларга онытма. Бәлки, аңа яңа китап тамгасы да бүләк итәрсең? Чөнки китаплар — һәрвакыт янәшәдә булган чын дуслар алар.
Китап көне белән, кадерле укучы! Китап битләрендәге маҗаралар беркайчан да бетмәсен!

Комментарийлар: