Халыкара Җир-Ана көне

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халыкара Җир-Ана көне

Халыкара Җир-Ана көне
Ел саен 22 апрельдә бөтен дөньяда үзенчәлекле көн — Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Бу безнең планетабыз турында кайгыртуның һәм аны киләчәк буыннар өчен саклауның искә төшерү бәйрәме.
Җир — ул безнең йортыбыз. Ул безгә тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсәне-саф һава, су, азык, табигать, хайваннар һәм хәтта тылсымлы кояш баюны бирә. Әмма, кызганычка каршы, кешеләр еш кына әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген оныталар. Без һаваны машиналар белән пычратабыз, урманда яки елга буенда чүп-чар ташлыйбыз, нәтиҗәләр турында уйламыйча урманнарны кисәбез. Ни өчен җирне «әни» дип атыйлар? Чөнки ул, кайгыртучан әни кебек, безне ашата, эчертә һәм яклый. Ул без эшләгәннәрнең барысын да түземлек белән кабул итә, әмма һәр әнинең чиге бар. Әгәр дә без табигатькә зыян салуны дәвам итсәк, Җирнең дә, безнең дә хәл начарланачак.
Планетабызга ярдәм итәр өчен без нәрсә эшли алабыз? Менә берничә гади, ләкин мөһим киңәшләр:
  • Чүп-чарны ташламаска, ә аны сортларга аерырга — пластик, кәгазь һәм пыяланы эшкәртергә мөмкин.  Суны һәм утны экономияләргә.
  • Агач утыртырга һәм үсемлекләрне карарга.
  • Чәчәкләрне өзмәскә, бигрәк тә сирәк.
  • Хайваннарны сакларга, аларны куркытмаска һәм йортларын җимермәскә. Бу көнне Җир өчен гаилә бәйрәме оештырырга мөмкин:
  1. Әти-әниләр белән бергә агач яки чәчәк утыртырга.
  2. Көнне пластиктан башка үткәрергә.
  3. Табигать темасына рәсем ясарга 
  4. Паркта яки ишегалдында чүп җыярга.
  5. Экологик девиз уйлап табу, мәсәлән: чиста «Чиста Җир — бәхетле гаилә!»

Исеңдә тот: хәтта иң кечкенә генә яхшы гамәл дә табигать өчен зур әһәмияткә ия! Җир сүз белән ярдәм сорый алмый, ләкин ул безгә саф һава, җылы кояш һәм кошлар сайравы белән һәрвакыт рәхмәт әйтә.
 Җир-Ана көне белән, дуслар! Әйдәгез, йортыбызны бергә чистарак, матуррак һәм игелеклерәк итик!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...