«ШАЯН ТВ»га 1 ел!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»га 1 ел!

«ШАЯН ТВ»га 1 ел!

Вааау, «эфирда «ШАЯН ТВ». Нәкъ бер ел элек нәни тамашачыларыбыз Шаян һәм Биби белән танышты! 

2018 елның  1 нче февралендә   «ШАЯН ТВ» каналы ярты сәгатьлек тест режимда  «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында чыга башлады.

30 минут эченә барлык тапшыруларны, мультфильмнарны сыйдырып бетерүе бик җиңел эшләрдән булмады.

Укучылар дәресләрнең беткәнен көтеп тормый, «ШАЯН ТВ» каналын карыйбыз дип өйләренә җыенганын, балалар бакчаларында сабыйларның йокламыйча татар телендә мультфильмнар карарга теләгәнен бик күп ишетергә туры килде. 

Шул вакыттан бирле «ШАЯН ТВ» каналы 24 сәгать  эфирга чыгарга әзерләнде.

Ниһаять, 12 ноябрь көнне президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән ул ачылды.

Безнең каналыбыз белән бергә булган өчен рәхмәт сиңа! «ШАЯН ТВ» кара - булырсың иң шәп бала!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...