Июль дә җитте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Июль дә җитте!

Июль дә җитте!

Күз ачып йомганчы, җәйнең бер ае да артта калды. Без сезнең белән табигатькә бәйле халык сынамышларын барлауны дәвам итәбез. Әлеге фаразлар сезгә алга таба табигатьтәге үзгәрешләренең нинди булачагын күзалларга ярдәм итәр.

1 июль - кояш алтынсу-сары, алсу булып байыса, яхшы һава торышына.

2 июль - ай мөгезенә «чиләк элеп» булса - көннәр коры торыр, «чиләк элеп» булмаса - яңгырга.

3 июль - үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрер.

4 июль - җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен борса, көннәр әйбәт торыр.

5 июль - яңгыр яуса, икмәк уңар.

6 июль - бу көнне яңгыр яуса, озакка сузылмас.

7 июль - мул чык - мул кыяр уңышына.

8 июль - яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел, бал уңар.

9 июль - яңгыр яуса, сентябрь ае яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна шундый һава торышы сакланыр.

10 июль - яңгыр яуса, әбиләр чуагына кадәр яңгырлы торыр.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...