«ШАЯН ТВ»да ПРЕМЬЕРА!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да ПРЕМЬЕРА!

«ШАЯН ТВ»да ПРЕМЬЕРА!
«ШАЯН ТВ» телеканалында «Бишек җырлары» исемле ясалма инттеллект ярдәмендә эшләнгән яңа проект старт ала!

Әлеге тапшыру балалар өчен татар телендә язылган бишек җырлары белән таныштыра. Бишек җырлары нейро челтәр ярдәмендә тереләнәләр! Чын әкияти һәм милли видеолар килеп чыга! Җырларны атаклы һәм барыбызга таныш булган артистлар башкара. Бу тапшыру милли традицияләрне сакларга һәм туган телгә кызыксыну уятырга булыша. Әби-бабайлар, әниләр җырлаган көйләрне искә төшерергә ярдәм итә.
Беренче чыгарылышта бишек җырын Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова башкара. Җыр Айдар Хәлим сүзләренә язылган, ә көй авторы – Зөлфия Тәхаветдинова.

19 апрель көнне 07:20 һәм 15:20 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» телеканалында карамый калмагыз!


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...