17 Апрель 2025
«ШАЯН ТВ» телеканалы «Батырларыбыз» дип аталган җырга клип премьерасын тәкъдим итә!
Әлеге клип Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап төшерелде.
Клипта Россия Федерациясе Герое Рәсим Рәшит улы Баксиков катнаша. Җырны 27 нче гимназия укучысы Асилә Кашапова башкара.
«Батырларыбыз» җыры - илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызга дан булып яңгырый, Ватаныбызга булган тугрылык һәм мәхәббәтне белдерә.
Җыр сүзләре авторы – Эльвира Сафина, композитор – Әминә Галимова, аранжировка – Илмир Әзһәмов.
Клипны әлеге сылтама аша карарга мөмкин.
Комментарийлар: