10 Апрель 2025
«Балачак җыры - 2025» бәйгесенең яңа сезонына гаризалар кабул ителә! Авторлар һәм композиторлардан өр-яңа шигырьләр һәм көйләр көтәбез!
Нигезләмә
Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла.
Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. «Балачак җыры» бәйгесе өч турда уздырыла.
Бәйгедә катнашу бушлай. Җырның текстын һәм көен [email protected] адресына юллагыз. Гаризалар 7 июльгә кадәр кабул ителә!
Бәйгенең кагыйдәләре белән тулырак нигезләмәдә таныша аласыз.Нигезләмә
Комментарийлар: