Балаларны яклау көне котлы булсын!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Балаларны яклау көне котлы булсын!

Балаларны яклау көне котлы булсын!
Җир йөзендәге барлык балаларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Барыгыз да сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Күңелле балачак һәм матур киләчәк телибез! 
Зәңгәр ил – балачак иле
Туган илем – илләр иле,
Туган җирем – җирләр җире, −
Бәхет җире, нур җире.
Мәңге яңгырар җыр иле,
Әйдә җырлыйк яңа бер җыр:
Илемдә бар иң матур ил,
Исеме – Балачак иле.
Ямьле Балачак иле,
Зәңгәр Балачак иле,
Аяз күгең, якты көнең, −
Кем генә белми сине?!
Җилләрнең иң-иң җылысы
Исә синдә, зәңгәр илем!
Гөлләрнең дә иң гүзәле
Үсә синдә, бәхет иле –
Хыяллар һәм чынлык җире!
Татулык, Дуслык, Туганлык,
Матурлык, Сафлык, Уңганлык –
Байрагыңда шулар синең,
Зәңгәр күкле Туган илем!
Серләр тулы – утрау түгел,
Әкиятләр күп – тормыш үзе,
Бакча кебек – төрле төсле
Матур ил – балачак иле!
Бу илдә үткән балачак
Җыр булып әйдәп барачак:
Ямьле Балачак иле,
Зәңгәр Балачак иле,
Аяз күгең, якты көнең, −
Кем генә белми сине?
                 Рәдиф Гаташ

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...