16 Сентябрь 2024
«ШАЯН ТВ» каналы берсеннән-берсе шәп көзге премьералар атналыгына старт бирә! Яраткан каналыгыз сезне атна буе яңа мультфильмнар белән сөендерә! Иртәгәдән «Шаян эльфлар» эфирга чыга! Гадәти булмаган чәчәкле эльфлар дөньяны танып белергә, авырлыкларны җиңәргә һәм дусларына иң авыр ситуацияләрдә ярдәмгә ашыга.
Умник, Шустрик һәм Вертушка - бик кечкенә тылсымлы җан ияләре, алар һәрвакыт күңелле маҗараларда катнашалар. Әлеге дуслар Злюканы яңадан тәрбияләргә тырышалар, дөнья һәм анда яшәүчеләр хакында күп кенә яңа нәрсәләр беләләр, уйныйлар һәм башкаларга булышалар.
Сөйкемле геройлар белән танышу өчен, мультсериалны эш көннәрендә 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.
Комментарийлар: