Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

Иң элек дөньяда өч төрле җан иясе булган, ди. Теллеләр, Телсезләр, аннан тагын Бакылдыклар. Өчесе дә суда яшәгән, имеш, болар.
Теллеләр беркөнне судан башларын чыгарып әйткәннәр:
— Телебез булгач, нигә суда торабыз? Сөйләшик дисәк, авызыбызга су тула. Әйдәгез, коры җиргә чыгабыз! — дигәннәр дә судан чыгып, коры җиргә күчкәннәр.
Телсезләр:
— Безгә суда да ярый. Без сөйләшми дә тора алабыз! — дип, бер-беренә койрыклары белән ымлашканнар да балык булып суда калганнар.
Ә Бакылдыклар менә бер заман су өстендә тавыш күтәргәннәр:
— Баксана тегеләрне, бак, бак! Теллеләре, халык булып, коры җиргә күчеп китте, Телсезләре, балык булып, суда калды, ә без соң, без? Безнең телебез дә бар, үзебез дә шәп: суда да яши, корыда да сикерә! Шулай булгачтын? Безгә кайда торырга ди соң? — дип, бик каты бакылдашырга тотынганнар, ди.
Берләре:
— Без кемнән ким? Без дә корыга китәбез! — ди. Икенчеләре:
— Юк, юк, суда торуга ни җитә? Суда калабыз! — ди. Һәр көнне күл өстендә шушы тавыш. Хәтта төннәр буена
шул бәхәсне хәл итә алмыйча бакылдашып чыгалар икән.
Шулай бу Бакылдыклар, ни коры җиргә бармыйча, ни тыныч кына суда калмыйча, әле булса яр буенда бака булып бакылдап яталар, имеш.

Легенда

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...