22 Август 2024
22 август - илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.
Өч төсле флагны законлы уйлап табучы итеп, Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгара. Ләкин аның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып кала.
Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия.
* Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек;
* Зәңгәр – ышаныч һәм рухият;
* Кызыл төс – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!
Комментарийлар: