8 Июнь 2024
Дуслар, Сабантуйлар башланды! Бүген «ШАЯН ТВ» каналы Мамадышта Халкыбызның милли бәйрәмендә булып кайтты.
Әлеге күркәм чарада беренче татар балалар каналы яшь тамашачылар өчен кызыклы уеннар оештырды, иң актив, позитив һәм җитезләргә истәлекле бүләкләр өләште. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале йолдызлары исә Сабантуй кунакларына үзләренең матур җырларын бүләк итте.
Каналның төп геройлары да нәни дусларыбызның күңелен күрде. Шаян белән Мияу балалар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыскасы, чын бәйрәм булды!
Комментарийлар: