3 Май 2025
«ШАЯН ТВ» каналы тәкъдим иткән «Бишек җырлары» проекты үзенең мавыктыргыч һәм күңелләргә үтеп керердәй яңа чыгарылышлары белән сөендерә! Тамашачылар бүген бу проектның премьерасын күрә алачак.
Проектның төп максаты – ана белән бала арасында рухи якынлык тудыру, ата-аналар белән балалар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтне ныгыту. Борынгыдан килгән милли традицияләрне саклап, халык иҗаты аша сабый күңеленә юл табу – «Бишек җырлары» тапшыруының асылы.
Яңа сериядә сезне бик үзенчәлекле, моңлы, тирән мәгънәле җыр көтә – «Бәллү» бишек җыры. Бу әсәрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле җырчы Винера Ганиева башкара.
Җырның сүзләрен бөек татар шагыйре Дәрдемәнд язган, көй авторы – күренекле композитор Резеда Ахиярова, ә җырга заманча яңгырашны – аранжировканы – талантлы музыкант Вадим Усманов эшләде.
Бу тапшыру – милли җырлар аша балаларга туган телнең моңын, милли традицияләрне җиткерү, гаилә җылысын саклап калу юнәлешендә зур адым.
Яңа чыгарлышларны сылтама аша кереп, безнең ВКонтакте төркемендә карый аласыз.
<iframe src="https://vkvideo.ru/video_ext.php?oid=-16953328&id=456243128&hd=1&autoplay=1" width="640" height="360" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>

Комментарийлар: