Төнлә юлбарыслар начар күрә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Төнлә юлбарыслар начар күрә

Төнлә юлбарыслар начар күрә

Бүген Халыкара юлбарыслар көне билгеләп үтелә икән! Шул уңайдан, бу җәнлек белән күбрәк танышып китик!

* Юлбарыс тәнендәге кара сырлар йонында гына түгел, ә тиресендә дә бар. Әгәр юлбарысның йонын кырсан, вакытлар узу белән, ул тагын шундый ук булып үсәчәк.

* Юлбарысның кара сырлары уникаль булып тора, ул аларның һәрберсенә үзенә генә хас.

* Юлбарысларның иң актив вакыты – иртә һәм кич белән. Көндез алар күбрәк ял итә.

* Юлбарыслар судан курыкмый һәм бик яхшы йөзә.

* Төнлә юлбарыслар начар күрә, гәрчә аларның күзләре кешенекенә караганда алты тапкыр яхшырак булса да.

* Юлбарыс 6 метрга кадәр озынлыкка сикерә ала, ә биеклеккә сикерүе 5 метрга җитә.

* Юлбарыслар үз корбаннарына арттан һөҗүм итүне өстен күрәләр, чөнки болай иткәндә алар кача алмыйлар.

* Иттән кала юлбарыс үсемлек һәм җиләк-җимеш белән дә туклана.

* Юлбарысның гомер озынлыгы уртача 26 ел.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...