2 Март 2019
Уң аякны алга, сул аякны артка.
Сул кулны аска, ә уңын өскә күтәрәбез.
( Ә хәзер киресенчә эшлибез)
Сул аякны алга, уң аякны артка.
Уң кулны аска, ә сулын өскә күтәрәбез.
( Шулай бик тиз генә аяк, кулларны алмаштырып биибез)
Ә нигә без биибез дип сорыйсыңмы? Мин бу сорауны аңлап бетермәдем! Ничек инде безнең «ШАЯН ТВ» балалар каналын хәзер спутник аша да карап булганны бәйрәм итмичә, биимичә була?
Нишләп син хаман биимисең? Нәрсә? Ничек спутникадан яраткан «ШАЯН ТВ» каналымны табырга дисеңме?
Мин сиңа җавапны әйткәч биисеңме соң? Ярар, килештек! Безне спутник аша табу өчен сиңа «кулдан эзләү» функциясен кулланып 11 489,5 МГц ешлыгын табарга гына кирәк булачак.
Комментарийлар: