29 June 2024
Яшьлек – тормышының иң гүзәл, чәчәк кебек чагы, хыял-максатларның, энергиянең ташып торган мәле. Яңа үрләр яулыйсы, бар эшкә өлгерәсе килгән вакыт! Күз ачып йомганчы үтеп китүенә карамастан, һәрберебез аны гомер буе сагына, хәтер сандыгында иң матур хатирә итеп саклый. Шуңа да яшьлек бит ул! Хыялый, канатлы!
Барыгызны да бүгенге матур бәйрәм – Яшьләр көне белән котлыйбыз! Күңел көрлеге, бетмәс яшәү дәрте, оптимизм, рух күтәренкелеге телибез! Тормышыгызның әлеге иң матур чорын мәңге истә калырлык, онытылмаслык итеп үткәрегез, ШАЯНнар!
Comments: