1 July 2024
«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Шигърият соючеләрдән видеоязмалар көтәбез! Сылтама буенча узыгыз һәм бәйгенең кагыйдәләре белән танышыгыз.
Шул уңайдан бүген әлеге бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе хезмәткәре Илназ Сибгатуллин «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булды. Ул «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең яңалыклары, гаризалар һәм быелгы таләпләр хакында сөйләде.
Comments: