Баеп кайттык!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Баеп кайттык!

Баеп кайттык!

«Болгар радиосы» Казан-Болгар маршруты буйлап оештырган V велоэстафета үтте, анда алган хисләр, мөгаен, гомерлек булыр. 200дән артык чакрымны велосипед белән узып, аннары искиткеч концерт-тамаша оештыру күпме бәхетле мизгелләр, күтәренке кәеф, энергия бүләк итте. Оештыручылар куйган максатларына 100% иреште, дип әйтергә кирәк! Җырлап, биеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз.

Быелгы велоэстафета инде бишенче тапкыр уздырыла. Шулай ук «Болгар радиосы» хезмәткәрләре һәм татар эстрадасының танылган җырчылары рәтенә, «Яңа гасыр», «Мәйдан» һәм без, «Шаян ТВ» каналы хезмәткәрләре дә кушылды.

«Иртән торып, хезмәттәшләр белән юлга кузгалу шулкадәр рәхәт булды. Әйтерсең, кояш та безне генә көтеп торган. Шәһәрне чыгып китүгә бөтенләй башка хисләр биләп алды. Иркен юлдан, җырлый-җырлый алга омтылдык. Юлда очраган һәр машина диярлек сәлам бирде. Ике авылда музыкаль тукталыш ясадык. Ачык йөз, сый-хөрмәтләр белән каршы алдылар. Җырчыларыбыз иң матур җырларын башкарды. Болгарда милли киемнәр, чәкчәк белән каршылап, бик зурладылар. Чараны йомгаклау концертын каналыбызның якты йолдызы Амелия Феофанова башлап җибәрде. Һәр чыгышны тамашачы җылы алкышларга күмде. Гомумән, бу көн гаҗәеп булды. Физик яктан да, рухи яктан ял итеп, баеп кайттык», – дип, «Шаян ТВ» каналының PR бүлеге хезмәткәрләре Рәзил Каримуллин һәм Руслан Хафизов фикерләре белән уртаклаштылар.

Шушы матур көннең иң якты мизгелләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...