Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Бу, мөгаен, физик тәрбия фәнен укытучыларның иң яраткан мәкаледер. Кайвакыт без бу дәрескә “вакыт уздырырга” гына кереп, бик ялгышабыз. Спорт белән дус кешенең бөтен җире дә сәламәт була, ул гел яхшы билгеләргә генә укый, һәрвакыт күтәренке кәеф белән йөри.

Августның икенче шимбәсендә физик тәрбия фәненә бәйле һәркем һөнәри бәйрәмен уздыра. Аның максаты – спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең кеше тормышында ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын күрсәтү.

Сез дә бу күркәм бәйрәм белән укытучыларыгызны котлый аласыз. Сәламәтлегегез өчен кайгыртучы тагын бер якын кешеләрегезгә рәхмәт сүзен дә әйтергә онытмагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...