Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак!

Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак!

28 март көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра торган иң масштаблы бәйгеләренең берсе - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узачак. Ниһаять, без финалга таба якынлашабыз. Димәк, дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак.

Конкурс татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Бәйге милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Исегезгә төшерәбез, бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде. Бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 000нән артык гариза кабул итте. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре,

Ямал-Ненец автономияле округы. Беларусь һәм Төркиядән дә катнашучылар булуы - бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилли. Республикадан Актаныш, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы районнары аеруча актив катнашты. Иң күп гариза исә Казаннан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Арча шәһәрләреннән кабул ителде. Жюри тарафыннан иң популяр номинацияләр булып, шигърият һәм иҗади гаилә номинацияләре ачыкланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында үзешчәннәр, профессионаллар, шулай ук үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнашты. Чыгышлар исә проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнде.

28 март көнне тантаналы рәвештә 30 җиңүче игълан ителәчәк. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Премиаль фонд саллы - 1000000 сумны тәшкил итә. Шулай ук 30 җиңүчегә 30 видеязма һәм 5 тапшыру әзерләнәчәк. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләячәк. Чарада танылган татар эстрадасы йолдызлары катнашуы көтелә. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм «Казан» бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән бизәячәк.

Сүз уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналының ВКонтакте төркемендә «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең Гала-концертына 2 КЕШЕЛЕК ЧАКЫРУ БИЛЕТЫ уйнатыла! Сылтама буенча узыгыз һәм катнашыгыз!

Гала-концертның телеверсиясе исә 26 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә «Татарстан - Яңа Гасыр», «ТНВ Планета» һәм «ШАЯН ТВ» каналларында күрсәтеләчәк.

Тулырак мәгълүмат tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларында.

 


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...