2 March 2023
Бүген Казанның 14 гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» каналында кунакта булдылар. Без, гадәттәгечә, аларны бик шатланып кабул иттек. Яшь тамашачыларга студиябез буйлап экскурсия ясадык, шәп тапшыруларыбыз, зур проектларыбыз, гаҗәеп мультсериалларыбыз белән таныштырдык.
Шулай ук кунакларыбыз мультсериаллар тәрҗемә ителә торган дубляж студиясен дә игътибарсыз калдырмадылар. Танылган артистларның мультсериалларны тавышландыру процессын аеруча кызыксынып күзәттеләр. Моннан тыш, укучыларга күңелле викториналар уздырдык, истәлекле бүләкләр өләштек.
Очрашу бик күңелле үтте. Тамашачыларның да күңеленә хуш килгәндер дип ышанабыз. Мондый җылы очрашулар күбрәк булса иде!
Comments: