Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды!

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды!

28 март көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Ниһаять, тантаналы төстә иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре татар дөньясына игълан ителде. Чара беренче тапкыр мондый грандиоз масштабта узды. Меңләгән гариза, дистәләрчә җиңүче, йөзләгән тамашачы – барысы да бер тамашада!

Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды һәм беренче тапкыр телевизион проект буларак тормышка ашырылды.

54A36795_BC5E_4B73_9B09_DA2A7DD17B1F.jpeg

Быелгы катнашучыларның әзерлеге бик югары дәрәҗәдә. Чыгыш ясаучылар, әйтерсең, үзләре укыган әсәрләренең язмышы белән яши.

Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Премиаль фонд - 1000000 сумны тәшкил итте. Моннан тыш, 30 җиңүчегә 30 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру да әзерләнәчәк. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде.

«Безнең телгә кагылышлы проектларыбыз бихисап. Ә туган телебезнең бөтен матурлыгын үз эченә җыйган «ТАТАР СҮЗЕ» проекты – иң дәрәҗәле, иң отышлы проектыбыз. Менә нинди бит ул безнең газиз туган телебез, газиз «ТАТАР СҮЗЕ»! Никадәр безнең татар теленең, татар сүзенең бөтен нечкәлеген, нәфислеген, аның әдәбилеген халкыбызга яшәү рәвеше кебек җиткерә алучы талантларыбыз! Мондый телне, халыкны югалтырга ярамый! Моның кадәр көч белән без, һичшиксез, телебезне үстерә дә, саклый да алабыз! Яшәсен туган телебез! Яшәсен «ТАТАР СҮЗЕ»!» - дип, җиңүчеләне котлады Марат Әхмәтов.

651FBCDD_F6D6_4611_98DA_A3E99F40202B.jpeg

Катнашучылар өчен Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясеннән махсус өстәмә номинацияләр, аеруча, сюрприз булды.

Бүләкләү тантанасында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев та катнашучыларны котлады, һәм бәйгене оештыручыларга, Комиссия вәкилләренә, жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәмнең махсус кунаклары буларак, танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, Илгиз Мөхетдинов һәм «Казан» бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән гөрләтте.

Конкурс татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

DSC08401.jpg

Исегезгә төшерәбез, бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде. Быел бәйгенең сыйфат һәм дәрәҗәсе дә югарырак, географиясе дә киңрәк. Конкурс дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм төрле яшьтәге 3000нән артык татарны берләштерде. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы. Беларусь һәм Төркиядән дә катнашучылар булуы - бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилли. Республикадан Актаныш, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы районнары аеруча актив катнашты. Иң күп гариза исә Казаннан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Арча шәһәрләреннән кабул ителде. Жюри тарафыннан иң популяр номинацияләр булып, шигърият һәм иҗади гаилә номинацияләре ачыкланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында үзешчәннәр, профессионаллар, шулай ук үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнашты. Чыгышлар исә проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнде.

DSC08733.jpg

Искәртеп үтәбез, барлык катнашучылар өчен рәхмәт хатларын tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларыннан алырга мөмкин.

Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 9 апрель көнне 15:00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында карарга мөмкин. Ә 26 апрель, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Гала-концерт «ШАЯН ТВ» каналында күрсәтеләчәк.

«ТАТАР СҮЗЕ» - милләттәшләребезне шушы вакыйгага күпләп тартып кертә торган, телебезнең әдәби матурлыгын халыкка җиткерә алган иң зур бәйгеләрнең берсе. Сүзе булса, аны җиткерүчесе булса, югалмас ул. Өченче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге шундый югары ноктада тәмамланды.

DSC08843.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...