Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Сыйныфташлары сөйләгәннәргә ышансаң, мәктәптә аны башта (бөдрә чәчле булганга) – «Пушкин», ә инде Шекспир әсәрләрен өйрәнгәннән соң (Яруллин булганга микән инде?) «Йорик» дип йөрткәннәр. Хәзер инде ул мәктәптә укымый, ә Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли.

Бу юлы «Сират күпере»н селфилар яратучы, татарларны заманча кызыклы проектлар эшләргә илһамландыручы Тәбрис Ярулла үтә.


«Сират күпере» – «Ялкын» журналы битләрендә 2015 елда чыгып барган сорау-җавап сәхифәсе. Танылган кунаклар «Сират күпере»н шәп сорауга шәп җавап биреп кенә уза ала.


 – Син үзеңнең татар булуыңны ничек дәлилли аласың?

Мин татарча сөйләшәм, җиде буынымны һәм нәсел тарихымны беләм. Татарстанда тудым, үстем, яшим һәм Казан минем яраткан шәһәрем.

 – Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Селфига карап кешенең елмаю сәләтен белеп була. Кайчандыр укыган бер мәкаләдә Рәсәйдә ясалган селфилар иң күңелсезләре, дип язылган иде (сәбәпсез елмаю популяр түгел бездә). Ләкин татар яшьләренә бу кагылмый, безнең өчен елмаю – сөннәт ул!

 – Бөдрә чәчле булуның өстенлекләре нидә?

Бөдрә чәчле булу балачакта бер дә өстенлек түгел. Һәрбер кеше чәчләреңнән кимендә сыйпап үтәргә тырыша. Вакыт узгач, бөдрә чәчләр синең «фишка»ңа әйләнә дә куя, сине гел истә калдыралар!

 – Әгәр милләтне үзгәртеп булса, татарлыкка кабул итү йоласы нинди булыр иде?

Минемчә, кеше күзен йомып, казылык ашый-ашый, татар бизәкләре ясый белергә тиеш. Бу йоланы үтә алган кеше татар дип саналырга хаклы.

 – Ни өчен татарлар арасында блондинкалар аз?

Без төрки халык булганга күрәдер инде. Чөнки алар казахларда да, төрекләрдә дә, якутларда да, башка төркиләрдә дә аз. Өстәвенә, хәзер кара чәч модада.

 – Ни өчен татар кызларына күбрәк үсемлек исемнәре кушалар: Миләүшә, Лилия, Чәчкә, Роза, Сәрвиназ, Резеда… Бу Дарвин теориясенә протест белдерүме?

Без, татарлар, табигатькә якын халык бит, шуңа, бөтенләй дә якынаю өчен, шундый исемнәр кушу киң таралган. Җитмәсә, татар кызлары чәчкәләр кебек матур да бит әле.

 – Әминә апа өчпочмакны тигезьяклы итеп ясый, бер ягын 9 см итә. Әгәр аның турыпочмаклы табасы 36 х 36 см булса, ул берьюлы ничә өчпочмак пешерә ала?

Чын өчпочмак түгәрәк табада гына пешә!

 – Нигә Гөлсинә, Илсинә, Айсинә ‒ кызлар, ә Әбүгалисина ‒ малай?

Малайлар кызлардан аерыла, ничек итеп аңлатыйм икән…

– Әгәр милләтләр башка тел сүзләрен кулланган өчен процент түләргә тиеш булса, кайсы тел иң бае булыр иде? Ни өчен?

Минемчә, бүгенге көндә иң бай тел, һичшиксез, инглиз теле булыр иде, чөнки барлык алдынгы күренешләргә инглизчә исем кушалар, мәсәлән, шул ук селфи, аккаунт һ.б.

 – Ни өчен руслар әстерхан чикләвеген «грецкий» дип атый?

Ә ни өчен этләрне өйрәтүче кешеләр кинологлар дип атала?

 – Чит илдә татар кешесен очратсаң, нишләргә кирәк?

Гадәттә, чит илдәге милләттәшеңне туганың яисә дустың кебек кабул итәсең, шуңа йә кунакка чакырасың, йә күчтәнәч алышасың. Сүзне, әлбәттә, «Син кайсы яктан?» дип башларга кирәк.

 – Сине бәхетле итәчәк «Хәбәрләр» чыгарылышы: нинди яңалыклар хәбәр ителәчәк анда?

Ноу ньюз – Гуд ньюз, ягъни яңалыкларның булмавы үзе үк яхшы яңалык (инглиз халык мәкале).



Фотолар Тәбриз ЯРУЛЛИН архивыннан алынды.

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА

Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан (архив, 2015 ел)   http://yalkyn.com/ 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...