5 February 2019
Безнекеләр булдыра!
Ни өчен икәнне әйтеп тормасам да, килешерсез дип уйлыйм.
Элек-электән татар халкы балаларына әдәп-әхлак дәресләрен өйрәтеп, рухи кыйммәтләрне сеңдереп үстергәннәр. Шуңа әлеге балалар үсеп җиткәч, башкаларга үрнәк булып, төрле казанышларга лаек булалар, зур үрләр яулыйлар.
Ә үрнәк булу дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Әйдәгез мин аңлатып карыйм. Үрнәк булган кеше бар яктан да уңган-булган, куйган максатларына ирешә һәм үзе артыннан башкаларны ияртә алырдай зат.
Шундыйларның берсе Рәмилә апа- Шаяннарның әнисе.
Ул бүген «Татарлар» тапшыруына барып, безнең «ШАЯН ТВ» балалар каналының максаты һәм көнкүреше турында тәфсилләп сөйләде.
Comments: