«ШАЯН балалар» тапшыруында кунакта!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН балалар» тапшыруында кунакта!

«ШАЯН балалар» тапшыруында кунакта!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының сайт мөхәррире Сиринә «ШАЯН балалар» тапшыруында кунакта булды. Ул күптән түгел генә ачылган «Балалар редколлегиясе» дип исемләнгән өр-яңа рубрика турында сөйләде. Әлеге сәхифә атна саен шимбә көнне shayantv.ru сайтында яңалыклар бүлегендә чыгып бара. Биредә «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары үзләренең иҗат җимешләре, мәкаләләре, хикәяләре шигырьләре белән уртаклашалар.

Дуслар, сез дә безгә кушыла аласыз! Үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллагыз һәм тамашачыларны иҗатыгыз белән сөендерегез! Язмалар [email protected] почтасына кабул ителә.

Редколлегия белән тулырак танышасыгыз килсә, тапшыруны күзәтеп барыгыз! Дүшәмбедән-җомгага кадәр «ШАЯН ТВ» каналында көн дәвамында «ШАЯН балалар» тапшыруын карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...