«Сәйлән» проектының икенче этабы!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» проектының икенче этабы!

«Сәйлән» проектының икенче этабы!

          «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион-музыкаль проект үз эшен дәвам итә. Сентябрьдә аның икенче этабы башланды.

          «Сәйлән» проектының максаты: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Үзенчәлеге исә, катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш иде. Конкурска 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның сәнгать советы әгъзалары һәм урта, югары музыкаль белем бирү йортларының вокал укытучылары 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Аларның матур чыгышларына берничә атна дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 баланы инде бүгеннән үк проектның җиңүчеләре дип атарга мөмкин, чөнки алар – телевизион этапка чыгучылар!

          Катнашучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтәчәк.

          Конкурста катнашучылар белән төрле остаханәләр уздыру да планлаштырыла. Алар вокал, бию, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашачак, стилистлар белән очрашулар булачак. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итәчәк.

          Проектның ярымфиналында яшь җырчыларны мәртәбәле жюри сәйләннәр белән бәяләячәк. Шулай ук «ШАЯН ТВ» сайтындагы тавыш бирүгә нигезләнеп, тамашачы фикере дә исәпкә алыначак. Сәйләннәре күбрәк булган яшь җырчы проектның җиңүчесе дәрәҗәсенә ирешәчәк.

          17-18 сентябрь көннәрендә проектның чираттагы сайлап алу туры узды. Яшь җырчыларның матур, дәртле чыгышларын, кемнәрнең алдагы турга узганын 6 октябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында карап белә алырсыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...