БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Бу атнада сезгә тамашачыбыз Рәйхан Абдуллинаның «Көз» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!

Тәрәзәгә көзге яңгыр бәрә,
Яфрак оча салкын җилләрдә.
Каңгылдашып кошлар китеп бара-
Кала алмый туган җирләрдә. 

Көзләр шуңа моңсу микән әллә,
Соңгы яфрак өзелеп төшкәнгә...
Кояш булып, юмарт кояш кача,
Кызарып- янып миләш пешкәндә. 

Табигать тә инде төссезләнгән,
Көздән инде берни көтмисең...
И моңсу көз! Шушы хәлеңдә дә,
Күңелемә җылылык өстисең.

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

        

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...