«Сәйлән» проектының БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫна старт бирелә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» проектының БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫна старт бирелә!

«Сәйлән» проектының БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫна старт бирелә!

«ШАЯН ТВ» каналының иң көтелгән проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестивален төшерүгә старт бирелде! Бу гади генә сезон түгел, ә БИШЕНЧЕ, ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ! Димәк, тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә!

Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга зур сәхнәгә юл ача.

Бәйгедә катнашучы һәр бала телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәште. Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән. Иң күп гариза Актаныш, Биектау, Чистай, Питрәч, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм Башкортстан республикасыннан кабул ителде. Мәртәбәле жюри исә бары тик 16 катнашучыны гына чираттагы этапка сайлап алды. Моның белән генә бетми! Әлеге ярымфиналистларны кабат сайлап алу этаплары, танылган җырчылар һәм театр әһелләреннән төрле остаханәләр, кабатланмас киңәшләр һәм зур сәхнә көтә! Алар барысы да якты йолдыз булып балкыячак!

Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны «йолдыз»лы жюри бәяләячәк. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды. Узган сезоннарда исә әлеге этапта балаларны Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Римма Ибраһимова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм танылган җырчылар Филүс Каһиров, Азат Кәримов, Ильвина, Илгиз Мөхетдинов, Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев бәяләде. Быел да жюри башкару осталыгына, тавышның сыйфаты, тембр, сәнгатьчәлек, башкаручыларга репертуарның туры килүенә игътибар итәчәк. Бүген исә юбилей сезонының беренче төшерү көнендә «йолдыз»лы жюри составында Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльмир Низамов урын алды.

Финалга 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» сынын алу өчен көч сынашачак! Аларның кемнәр икәнен 1 октябрьдән «ШАЯН ТВ» каналында күрә аласыз.

Сез яраткан җырлар, гаҗәеп сәләтле катнашучылар! Бик тиздән зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата һәм кушылып җырлый алачаксыз! Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...