Бүген «Балачак җыры»ның чираттагы концерты куелды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген «Балачак җыры»ның чираттагы концерты куелды

Бүген «Балачак җыры»ның чираттагы концерты куелды

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең сәләтле балалары белән берлектә нәни дусларының күңелен яулавын дәвам итә һәм балалар өчен өр-яңа җырлар белән сөендерә! Бүген исә чираттагы «Балачак җыры» концерты Казанның 27 гимназиясендә узды. Бер көндә 2 концерт! Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр.

Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Биби белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты.

Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...