Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Яңа елга кадәр санаулы көннәр генә калып бара. Көнчыгыш календаре буенча, 2023 ел - Кара су куяны елы. Аннан нәрсә көтәргә икән?

Астрологлар фикеренчә, ел тотрыклы булыр дип фаразлана. Йомшак, назлы куян бернинди дә начарлыклар алып килә алмый. Белгечләр 2023 елда тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар планлаштырмаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак. Чөнки Куян да, Мәче дә (бу елның икенче хуҗасы) кискен хәрәкәтләр яратмый. Әйе, бу елның хуҗасы икәү! Икесе дә йомшак, назлы хайван. Алар безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык алып килер. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрәләр.

куян5.jpg

1. 2023 ел яңа белемнәр һәм сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт.

2. Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаячак. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә юнәлгән булса, яхшы.

3. Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу – йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк.

4. Кара һәм зәңгәр – ел символы төсләре. Кара Куян елы булганга күрә, өстенлекнең кара төскә бирелүе дә сәер түгел. Яңа елны каршылаганда шул төсләрне сайласарга киңәш ителә.

5. Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәлегез сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиешлеген онытмагыз. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы. Яшелчәләр дә кызганмагыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга бирегез. Кунакларыгызга төп сый итеп - тутырылган тавык тәкъдим итсәгез була.

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...