Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне!

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне!

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне!

Галимнәр фикеренчә, китаплар укып, баш миен гел эшләтеп торган очракта фикерләү сәләте арта. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Алдагы фикерләр сезгә аз гына булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр.

* Китап уку сүзлек байлыгын арттыра. Укыганда без, яңа сүзләр очратып, аларны үз сөйләмебездә куллана башлыйбыз.

* Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнә.

* Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта.

* Уку стрессны киметә. Ул тынычландыру үзлегенә ия.

* Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без баш миен эшләтәбез.

* Китап уку альцгеймер авыруыннан саклый. Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк очрый.

* Китап уку картаймаска ярдәм итә. Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән.

* Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Китаплар илһам чыганагы булып тора.

* Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, яхшы гына йоклап китәчәксез.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...