«Рөстәм маҗаралары»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Рөстәм маҗаралары»

«Рөстәм маҗаралары»
Дуслар, «Китап укыйм» сәхифәсен дәвам итәбез. Сезнең игътибарга Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәреннән өзек куябыз һәм бу повестьне тулысынча укырга киңәш итәбез.

«...Кышкы кичләрнең берсе иде. Рөстәмнең әти–әнисе – Гайшә апа һәм Һашим абый – театрга киттеләр. Рөстәм белән әби икәү генә калдылар. Шул кичне Рөстәм яңа әкият тыңлады. Әкият мондый иде:

Абага – гап–гади үсемлек. Исе дә юк, яфрагы да әллә ни матур түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең төрле абагалар арасында берсе генә ата икән. Ул яз көне, җиде төн уртасында, ике–өч секундта чәчәк ата, ди. Шул вакытта яшен яшьни, күк күкри, җен–пәриләр чыга, урман яктыра, ди. Абага шундый матур була, ди! Чәчәге бөтен урманны яктырта, исеннән баш әйләнә, ди.

Абага чәчәген өзәргә һәм кабарга өлгергән кеше башка кешеләр күзенә күренми, ди. Шулай кеше күзенә күренмәскә теләүчеләр дөньяда бик күп булган икән. Ләкин андый абаганы табарга авыр икән. Кайбер кешеләр илдән илгә йөргәннәр, бөтен гомерләрен шулай уздырганнар. Әмма я тапмаганнар, я чәчәк атуын күрмәгәннәр, я яшен сугудан, я җен–пәриләрдән куркудан үлгәннәр икән...»


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...