Туган тел көнендә башкалабызга китап сөючеләр җыелды. Унынчы тапкыр оештырылучы «#әдәбимарафон»ның финалына меңнән артык катнашучы республика районнарыннан гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә килде.
Дөньякүләм үткәрелә торган бу бәйге - социаль челтәрләрдә китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында укылган китаплардан иң матур өзекләрне социаль челтәрләргә куеп барган катнашучылар бүген «Пирамида» сәхнәсенә күтәрелде. Аларны язучы-шагыйрьләр, китап нәшрияты, министрлыклардан килгән төрле дәрәҗәле шәхесләр котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.Чара матур концерт белән үрелеп барды. Иң куанычлысы: китап укучы балалар да арта. Үзе белән марафонда катнашырга дусларын күпләп чакырган Буа районы Аксу мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Сәмитова Алинәгә махсус бүләк - «ШАЯН ТВ» каналы тапшыруларында катнашу мөмкинлеге бирә торган сертификат та тапшырылды.
Без - ана телебез сакчылары, китап сакчылары, бай әдәби мирасны киләчәккә тапшырачак буын! Шушы дәрәҗәле исемнәргә тап төшерми, туган телебезне кадерләп яшәсәк иде.
Comments: