ИЛЛЕНЧЕ «Калеб»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ИЛЛЕНЧЕ «Калеб»!

ИЛЛЕНЧЕ «Калеб»!
Бу атнада, ягъни, 13 нче октябрьдә, «Калеб» тапшыруының илленче чыгарылышы! Бу сан астына, беләсезме, кем эләкте? «Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов. Ә аңа кадәр тапшыруда, беләсезме, кемнәр булды? Ооо, әлеге исемнәрне санап китү юлы белән генә тезеп чыгу да әллә ничек. Һәрберсе аерым бер дөнья бит! Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Йолдыз Миңнуллина, Рузил Гатин, Резедә Сәләхова, Илүсә Хуҗина, Раил Шәмсуаров... «Калеб»нең һәр чыгарылышы оригиналь. «Калеб» ул – ихлас әңгәмә, «Калеб» ул – кешенең кальбен, ягъни йөрәген ача торган урын. «Калеб» ул – зирәклек тә, шаянлык та. Әмма кайвакыт ун кат укыганчы, бер кат күрүең яхшырак. Ә хәзер тапшыруны телевизордан гына түгел, «Шаян ТВ» сайтыннан да, YouTube та карап була. «Калеб» дөньясына рәхим итегез!

58xtoFTu0_A.jpgqXxUsuYQatw.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...