«Йомрыбаш»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Йомрыбаш»

«Йомрыбаш»

10 октябрь көнне Кариев театрында “Йомрыбаш” спектакленең премьерасы узды! Ул I "TAMGA" режиссерлар лабораториясе кысаларында сайланып алынган, француз язучысы Мари-Од-Мюрайның “Умник” повесте буенча куелды.

Спектакль үзенчәлеккә ия булган балалар белән аралашу проблемасына багышланган. Сюжет нигезендә аларның кызыклы һәм бер үк вакытта җитди тарихы ята.

Премьера көнендә фойеда үзенчәлекле балаларның рәсемнәре һәм кул эшләре куелган хәйрия күргәзмәсе оештырылды. Сатудан кергән акча "Просто другие" җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы фондына күчереләчәк. Оешма аутизм диагнозлы балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Премьера башланганчы, «ШАЯН ТВ» каналының төп герое Шаян да балалар белән бергә күңел ачты.Аның белән төшкән матур фотолар шушы көннең матур истәлеге булып әле озак сакланыр.

“Йомрыбаш” чыгарылыш сыйныфында укый торган 17 яшьлек Клебер һәм аның акылга зәгыйфьләр интернатында гомерен уздыручы абыйсы Йомрыбашның дүрт егет бүлешкән фатирга урнашулары белән башланып китә. Барысы өчен дә яңа тормыш башлана.

Пьесаны татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә итте. Рәссам –– Геннадий Скоморохов. Хореограф – Алмаз Низамов.


THB_2070.jpgTHB_2134.jpgTHB_2073.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...