«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри составы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы - Татарстан Фәннәр академиясе академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

* 1958 елның 31 августында Казанда туа.

* 1979 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

* 1979–1982 елларда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында аспирантурада укый.

* 1983 елда Казан университетында «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

* 1990–1991 елларда Кельн университетында ДААД (Германия) стипендиаты, 1994–1995 елларда Кельн университетының А.Гумбольдт исемендәге Фонд стипендиаты.

* 2000 елда Казан университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый.

* 1982–1985 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

* 1985 елдан Казан университетында, 2000 елдан татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, бер үк вакытта 2002 елдан татар халкы тарихы кафедрасы мөдире. Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры.

* Хезмәтләре Икенче бөтендөнья сугышы тарихына, татар халкының XVI–XVIII йөзләрдәге социаль-икътисади тарихына, XIX–XX йөзләрдә Европа һәм Азия илләрендәге татар мөһаҗирлеге мәсьәләләренә карый.

* Германия архивларында Икенче бөтендөнья сугышы чорында татар легионерлары тарихына кагылышлы документларны эзләп таба һәм аларны фәнни әйләнешкә кертә.

Сез әле «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга өлгерәсез! Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!

Премиаль фонд 1000 000 сум!

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында. Ашыгыгыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...