Хөрмәтле тамашачылар, «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануга бик аз вакыт калып бара!
Премиаль фонд шактый гына саллы - 1000 000 сум! Катнашып калырга ашыгыгыз!
Сезнең күп санлы сорауларыгыз буенча гаризалар кабул итүгә WhatsApp номеры да төзедек. Хәзер эшләрегезне 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына да юллый аласыз. Әлеге телефон номеры сезнең барлык сорауларыгызга да җавап бирергә әзер!
Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.
Comments: