«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Кара миләшнең фәнни атамасы - арония, ул грекчадан «файда» дигәнне аңлата. Кара миләш дип йөртсәк тә, аның миләш белән уртаклыгы юк.

Әлеге җимешнең файдасы байтак.

9.png

* Аның составында кан тамырларын ныгытырга ярдәм итүче Р витамины бар, һәм ул кара карлыгандагыга караганда икеләтә күбрәк. Әлеге витаминны җитештергәндә кара миләшне кулланалар.

* Аңарда шулай ук каротин (А витаминының провитамины), С (100 мг кадәр), Е, РР, шулай ук В төркеме витаминнары булуы билгеле.

* Составында аскорбин һәм фолий кислоталары, бор һәм магний, марганец, бакыр һәм тимер бар.

* Шулай ук кара миләштә йод та күп.

* Әлеге җимеш нерв системасына уңай йогынты ясый, тынычландыру үзлегенә ия.

* Кара миләш организмнан авыр металларны, радиоактив матдәләрне чыгара. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Кара миләш кан басымын җайга сала, гипертоникларга файдалы, холестеринны төшерә.

Димәк, көненә берничә бөртек кара миләш кабып куйсагыз, витаминнар җитми, дип борчыласы юк, дарулар хакында бөтенләй онытырсыз. Ләкин кан басымы түбән, кан куе, гастрит, ашказаны авырулары булганда кара миләш ашарга ярамый.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...