Авторлар һәм композиторлар игътибарына!
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең дүртенче сезонын игълан итә! Ә димәк, бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак! Без сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтәбез!
Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту.
Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы!
Балалар өчен язылган җырның аудиоязмасын һәм текстны [email protected] адресына җибәрегез! Бәйгедә катнашу бушлай. Гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә!
Comments: