«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Көз – салкын тидерергә ансат вакыт. Шуңа да иммунитетны ныгыту бик мөһим. Әлеге катнашма рецепты сезгә авыруларга бирешмәскә ярдәм итәр.

Аның өчен сезгә 300-350 грамм имбир тамыры, 150-200 грамм бал һәм 1-2 лимон кирәк. Имбирны зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм барысын да иттарткычтан чыгарабыз. Бал кушып яхшылап болгатабыз. Профилактика өчен аны көнгә бер бал кашыгы кабарга кирәк. Суыткычта сакласан яхшы.

Бу катнашма иммунитетны гына күтәреп калмыйча, салкын тиюдән саклый, баш авыртуын да басарга ярдәм итә. Моннан кала, организмны холестериннан, төрле паразитлардан чистарта, яшәртә һәм ябыктыра.

Имбир, лимон һәм бал - витаминнар чыганагы. Лимон С витаминына бик бай, бал да - күптөрле авырулардан шифа. Имбир тамырында исә микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала, бу үсемлек В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. Болар барысы да организмны тонуста тотарга ярдәм итә, төрле вируслы авыруларга каршы тора.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...