1 June 2023
Кадерле ШАЯНнар! Сезне барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз! Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез! Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын! Сез – безнең киләчәгебез!
Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналы сезне Казан Кремле янына дәшә! Бездән шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, аниматорлар, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр! «ШАЯН ТВ» геройлары белән фотосессия да узачак!
13:00 сәгатьтә көтеп калабыз! Килегез, күңелле булачак!
Comments: