Бәхет көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәхет көне белән!

Бәхет көне белән!

Ә сез бәхетнең үз көне бар икәнен белә идегезме? 20 март – Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә икән!

Галимнәр фикеренчә, бәхетнең 50 проценты геннардан, 10 проценты тормыш шартларыннан (гаилә,эш, уку), ә 40 проценты уйлардан тора.

Ә бәхетнең төсе – сары төс икән. Эндорфин, дофамин белән серотонин - бәхет формуласын төзүче гормоннар. Эндорфиннар кыска вакытка, ә дофамин озын вакытка бәхет фоны булдыра һәм канәгатьлек хисе бирә. Серотонин исә – яхшы кәеф чыганагы булып тора.

Иң «бәхетле» илләр рейтингында беренче урынны Дания, аннан соң Швейцария, Исландия, Норвегия һәм Финляндия ала. Үзеңне бәхетле итеп хис итәр өчен, тиешенчә йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, әйбәт кешеләр белән аралашырга, сәяхәт итәргә һәм елмаерга куша психологлар.

Һәр мизгелнең кадерен белергә һәм аннан ләззәт алырга тырышу бик мөһим. Якыннарны яратырга, аларны кичерергә һәм үпкәләрне онытырга кирәк. Үзебез бәхет чыганагы булыйк. Дөнья - ул зур көзге һәм анда безнең кәефебез чагыла. Барыбыз да бәхетле булыйк!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...