БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Сезнең игътибарыгызга ШАЯН кызыбыз Зәйнәп Хөснуллинаның иҗатын тәкъдим итәбез! Төсләр нинди файдалы үзлекләргә ия икән? Моны сез Зәйнәпнең язмасыннан укып белә алырсыз!

Сез беләсез микән кеше тормышына төсләр бик зур йогынты ясый икән. Алар дәвалый да, кешеләрне стресска кадәр дә җиткерә ала. Менә, мәсәлән, көне буе яшел, җете кызыл төстәге бүлмәдә утырган кеше кич кыза, борчыла башлый.

Төсләр дәвалау үзлекләренә дә ия. Җәй көне эссе һавада халык урамда йөреп тә, төсләр белән дәвалану курсын ала икән. Яз, көз күбесе депрессиягә бирелүнең сәбәбен дә психологлар нәкъ менә ак белән соры төсләрнең кеше тормышында күп булуы белән бәйли. Җәен исә күзләр барлык булган 7 төсне дә күрә, еллык энергия, ә кемдер илһам җыя.

Җәй көне бар дөнья яшеллеккә күмелә. Ә яшел төс-яңарыш, азатлык, шатлык һәм җәннәт төсе. Бу төс кеше гомеренең дәвамлы булып, табигать белән берлектә яшәвен күрсәтә.

Психологлар фикеренчә ачык һәм җете төс яратучыларга бик игътибарлы булырга кирәк. Мәсьәлән мондый төстәге кием яисә җиһаз сайлаганда үзегезне генә түгел, ә тирә-яктагыларны да уйларга, чөнки бу төсләр дулкынландыра, кешенең тиз кызып китүенә китерә, ачуны чыгара.

Карангы төсләр кешедә курку хисен тудыра. Шуңа да уенчыклар, киемнәр алганда аларның зәңгәрсу, яшькелт, сары төстәгеләрен сайлагыз. Бала ачык төстәге уенчыклар белән уйнаганда үзен кирәкле итеп тоя, башкаларга ягымлы булырга өйрәнә икән.

Ә җәй көне урамда төсләрнең теләсә кайсылары белән очрашасың. Алар күзләрне иркәли, ял иттерә. Психологлар нәкъ менә шушы ел фасылында күбрәк урманда, авылда булырга тәкъдим итә. Чөнки табигать төсләре иң яхшы антистресс. Кышка иммунитетны ныгытыйм, авырмыйм дисәгез, күбрәк табигатьтә булып, андагы төсләр белән хозурланыгыз. Тормышыгызда карангы соры төсләргә «юк» диеп, яктылыкка омтылып, сау-сәламәт булып яшәр өчен безнең киңәшләр файдага булсын иде.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...