8 август - Бөтендөнья песиләр көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

8 август - Бөтендөнья песиләр көне!

8 август - Бөтендөнья песиләр көне!

Дуслар, ә сез песиләр яратасызмы? Юкка гына сорау түгел, чөнки бүген – песиләр көне билгеләп үтелә! Хәер, кем генә яратмый икән аларны?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дусларга битараф калып булмый торгандыр.

Песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә этләр тора. Галимнәр фикеренчә, өйдә песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга икән. Песиләр, чыннан да, безнең сәламәтлек өчен бик файдалы. Алар стрессны киметергә һәм йокысызлыктан арынырга да ярдәм итә. Моннан тыш, бу җан ияләре өйне күсе һәм тычканнар саклый. Шул рәвешле, алар йорт хуҗалары өчен алыштыргысыз ярдәмче ролен дә үтиләр.

Бөтендөнья песи көне,

Белә идегез микән?

Гаҗәпкә калып эзләндем,

Чыннан да бәйрәм икән.

 

Бөтен дөньяга таралган

Бу йорт хайваны даны,

Балалар да уйнатырга

Бик яраталар аны.

 

Кешеләр үз песиләрен

Өйләрендә тоталар.

Кимерүчеләрне тотып,

Файда китерә алар.

 

Ашаганнан соң песиләр

Битен әйбәтләп сөртә.

Алар шулай һәрвакытта

Үзен бик чиста йөртә.

 

Песи асраган кеше

Мәрхәмәтсез булалмый,

Песиләрне яратканнар

Бәйрәм ясамый калмый.

   

Менә шулай! Песиләрне

Яхшы сыйлагыз бүген,

Бәйрәм икәнен сизсеннәр,

Шаяртып әйтү түгел!

            Фәймә Зайнуллина


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...