26 September 2022
Аюның дусты - Маша хәзер куркыныч хикәятләр дә сөйли!
Ул яшь тамашачыларга үзенең зур серен ача: бөтен куркыныч нәрсәләр дә бары тик безнең күз алдыбызда гына яши. Куркыта торган вакыйгалар сөйләп, Маша нәниләрне бернәрсәдән дә курыкмаска өйрәтә. Ул балаларның куркулары каян барлыкка килүвен һәм алар белән ничек көрәшергә кирәклеген аңлата.
«Машаның куркыныч хикәятләре» мультсериалы кабат зәңгәр экраннарда!
Дүшәмбедән җомгага кадәр 08:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында кара!
Comments: